Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча идарәсеннән тикшерү материалы килде. «Д» кибетендә шәхси эшмәкәр закон тарафыннан тыелган вакытта законсыз рәвештә 2 шешә алкоголь саткан һәм «гадел билге»системасына сату турында хәбәр итмәгән.
Алкоголь әйләнешенең хокукый нигезләре 171-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән. Бозган өчен РФ КоАПның 14.16 маддәсе 3 өлеше (ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен) һәм 15.12.1 маддәсе (мониторинг системасына белешмәләр кертмәгән өчен) каралган.
Административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, материаллар карар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылды.