Маркасыз «француз»

2018 елның 30 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы хезмәткәренең эш өстәленә Зеленодолда яшәүче бер ханымга карата легаль булмаган хәмер ташыган өчен кузгатылган административ хокук бозу турында эш килеп эләкте.

Зеленодол ш. полиция хезмәткәрләре 2018 елның 23 мартында К.Маркс урамындагы 65 нче йорт янында  КИА РИО маркалы автомобильне туктатып, багажнигында коңгырт төстәге спиртлы сыекча тутырылган биш литрлы ике пластик савытка һәм танылган француз коньягы этикеткалары ябыштырылган яртышар литрлы ун шешә тутырылган тартмага тап булган. Шешәләрдә һәм пластик савытларда алкогольле продукцияне җитештерүнең легальлеген раслаган акциз маркалары күренмәгән.

Хәзерге вакытта “коньяк” үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International