Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре 2018 елның 23 мартында Чистай шәһәренең Вахитов һәм Урицкий урамнары чатында юл-транспорт фаҗигасенә эләккән Ф. дигән гражданинның «Renault KAPTUR» маркалы машинасын тикшергәндә составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган 1,5әр литрлы 10 полимер савытны күреп алган. Сыекчалы савытларның бернинди маркировкасы да, этикеткасы да булмаган.
Продукция хуҗасы пластик сыешлыкларга аракы тутырылганлыгын аңлаткан. “Зәмзәм суы”н Либкнехт урамында урнашкан колонка янына «ВАЗ 2106» машинасында килеп туктаган үзенә таныш булмаган берәүдән барлыгы 1500 сумга алган. Тегесе тәкъдим иткәч, Ф., хуҗалыкта кирәге чыкмый калмас, дип, аракыны сатып аласы булган. Тик, кызганычка, хуҗалык дип тырышуы гына барып чыкмаган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.