Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Нурлат шәһәренең Ленинград урамында «Форд Транзит» маркалы машинасын тикшергәндә составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5әр литрлы 8 полимер савытка тап булган.
Продукция ташучы савытларда аракы икәнлеген, аны таныш булмаган бер ир-аттан җәмгысе 4000 сумга сатып алганлыгын аңлаткан. “Эшмәкәр” ир Чаллы шәһәреннән 8 чакрым үткәч юл кырыенда катмый торган сыекча белән берочтан теләгендә булганнарга аракы сатып алырга да тәкъдим иткән. «Форд Транзит» хуҗасы да мондый товардан баш тарта алмаган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.