6 апрель көнне Зәй муниципаль районы территориясендә Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтҗанов, Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков, шулай ук контрольлек һәм хокук саклау органнары, җирле үзидарә органы вәкилләре катнашты.
Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисалый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары П.А.Байрашев районда хәмер базарындагы хәлләрне бәян итеп, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтүнең контрольлек һәм хокук саклау органнары алдына куелган төп бурычларның берсе булып торуын билгеләп үтте.
Утырышта шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Зәй муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча алып барыла торган эш турында;
- 2018 елның гыйнвар-февраль айларында Зәй муниципаль районы территориясендә исерек хәлдә кылынган җинаятьләр турында;
- “2017-2020 елларга Зәй муниципаль районында алкогольле продукцияне чамадан тыш куллану колачын кысу һәм эчкечелекне кисәтү” муниципаль программасын тормышка ашыруның барышы турында;
- Зәй муниципаль районының Дуртмунча һәм Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату турында.