Менделеев районындагы кибетләрнең берсен тикшергәндә, ЕГАИС системасында теркәмичә генә сыра продукциясе сату һәм гамәлдәге законга каршы килеп спиртны сатуга чыгару факты ачыкланды.
Хосусый эшмәкәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вазыйфаи затының югарыда телгә алып үтелгән продукцияне сатудан алу турында законлы таләбен үтәүдән катгый төстә баш тартты. Әлеге закон бозу өчен 200 мең сум күләмендә штраф салуның күздә тотылуы турында кисәтелүгә карамастан, сәүдә ноктасы хуҗасы барыбер үз фикереннән кире кайтмады. Нәтиҗәдә эшмәкәргә карата РФ КоАП 19.4 статьясындагы 6 өлеше буенча беркетмә тутырырга туры килде.
Хәзер инде эшмәкәргә гамәлләренең ни дәрәҗәдә дөресме-түгелме икәнлеге турында бик ныклап уйларга туры киләчәк. Закон белән шаярырга ярамый ләбаса!