Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм финанс буенча урынбасары Г.Г.Сөләйманова рәислегендә район территориясендә алкогольле продукция һәм тәмәкене законсыз сату очракларын ачыклау һәм моңа юл куймау буенча ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе булып узды. Семинар-киңәшмәгә хакимият органнары, алкогольле продукция җибәрүчеләр, ваклап сату челтәрләре, сәүдә объектлары вәкилләре җыелды. Чарада территориаль орган кураторы Митюшкин Ю.И., Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Михеева М.И., Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай муниципаль районы буенча бүлеге ОБЭП начальнигы Хөснетдинов М.З., “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль органы начальнигы урынбасары Дружков И.Г., икътисад бүлеге начальнигы, авыл җирлекләре башлыклары, Оптовик» ҖЧҖ, «Агат» ҖЧҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, Азнакай райпосы вәкилләре катнашты. Семинар кысаларында алкогольле продукцияне сатуда төп проблемалар; легаль булмаган хәмер базарына каршы көрәш чаралары; 1 кварталда Азнакай муниципаль районы территориясендә хәмер базары өлкәсендәге вәзгыять, «Алкоторг» ҖЧҖнең эше һ.б. каралды.