Яңгырлы иртәдә – бер савыт сыра

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Хәмер продукциясен кайчан сатарга: яңгыр вакытындамы яки аннан соңмы? Бәлки, яңгыр алдыннандыр?... Хәер, аермасы юктыр ла!

“Иртәне сырадан башлап карыйк булмаса. Күңелләр күтәрелеп китмәсме...” – кайбер кибет сатучылары әнә шундыйрак уйларга бирелеп, сәгать 10 тулганны да көтмәстән, хәмер продукциясен  сатып җибәрергә карар иткәндер, мөгаен.

Сатучылар яңгырлы иртәдә тикшерүчеләр туңып-юешләнеп йөрмәс, дип тә уйлагандыр әле, бәлки? Әмма юк шул! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре бер көндә – 2018 елның 19 апрелендә генә дә Түбән Кама шәһәре кибетләрендә (түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Мәктәп бульвары, 9«А» й.; Гайнуллин урамы, 8 «А» йорт; Төзүчеләр пр., 43 й һәм Мурадян урамы, 28 «А» й.) алкогольле продукцияне закон нигезендә тыелган вакытта сатуның 4 фактын билгеләде.

Закон бозучыларның һәммәсе РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International