Узган атнада Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына алынган хәбәрләрне карап тикшерде. Хәбәрләрдә бәян ителгән хәлләр, чыннан да, расланды. Әйтик, Яңа Чишмә авылының “Удача” кафесында савытын ачмыйча гына сыра сату факты билгеләнде. Ә инде Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылындагы «Айсберг» кибете складында федераль махсус маркалары булмаган «Усадская хлебная» аракысы табылды.
Югарыда телгә алып үтелгән закон бозу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрелә. Ә инде бу хакта “Халык контроле”нә хәбәрләр урнаштырган гражданнарга акча биреләчәк.