2017 елның октябрь азагында «Алкоголь» операциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Лениногорск районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре белән үткәрелгән уртак тикшерүе нәтиҗәсендә Лениногорскида яшәүче бер ир-ат тарафыннан үзенең шәхси машинасыннан «Белая береза» аракысын сату факты билгеләнгән иде.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында Лениногорскида яшәүче әлеге гражданинның Оренбургка баргач барлыгы 1920 сумлык 24 шешә ялган хәмер сатып алганлыгы, кыйммәтрәк бәядән сатып җибәрү өчен, шешәләрне Лениногорскига алып кайтканлыгы ачыкланды.
Тикшерү тәмамланганнан соң эш материаллары судка тапшырылды. Судта ялган аракы сатучының РФ Җинаятьләр кодексының “Кулланучылар иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сату максатында саклау һәм ташу һәм сату” 238 статьясындагы 1 бүлегендә күздә тотылган җинаять кылуда гаепле дип танылды. Хөкүм ителүченең инде моңа кадәр дә шундый ук җинаять өчен җинаять җаваплылыгына тартылганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Суд аңа шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Шулай ук Әлмәттә яшәүче П. дигән гражданин да (алга таба сатып җибәрү максатыннан, интернет аша хәмер продукциясенә заказ биргән), Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә, җинаять-җәза үтәтү инспекциясе белән килештереп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнелә торган урыннарда 300 (өч йөз) сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза чарасына хөкем ителде. Бу гражданин спиртлы продукциягә интернет челтәре аша заказ биреп, аның өчен Qiwi терминалы аша түләгән. Йөкнең китерелгәнлеге турында sms-хәбәр ирештерелгәннән соң сатып алынган спиртлы продукциясен алып китү өчен «ПЭК» ҖЧҖнең склады территориясенә килгән. Спиртлы сыекча сатудан күпме табыш аласын күңелдән генә санап торган бер мәлдә, «Алкоголь» операциясе кысаларында оператив-эзләү чаралары барышында, Россия Эчке эшләр министрлыгы Лениногорск районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә гражданин П.ның законсыз эшчәнлегенә каршы төшкән.