Республика шәһәрләрендә “Бөтенроссия ярминкәсе”нең чираттагысы гөрли. Бөтен җирдә бик матур итеп рекламалана ул.
“Шәһәргә ярминкә килә! Рәхәтләнеп калыйк әйдә! Сезне бик күп товарлар һәм күтәренке кәеф көтә! Россиянең төрле почмакларыннан һәм якындагы чит илләрдән фабрикалар, осталар, кәсепчеләр, фермерлар, эшмәкәрләр үзләренең сыйфатлы, үзенчәлекле товарларын тәкъдим итә! Тәмледән-тәмле ризыклар, бакча, йорт товарлары, мебель, текстиль әйберләре, аяк киеме, сувенирлар, сәламәтлекне ныгыту максатындагы товарлар һәм бик күп башка товарлар!” – гадәттә берничә көн дәвамында үткәрелә торган ярминкәгә сатып алучыларны әнә шундыйрак сүзләр белән чакырып туя алмыйлар.
Бөтенроссия ярминкәсе 18-22 апрель көннәрендә Әлмәттә "Эссен" һәм "Лента" гипермаркетлары мәйданчыгында узды.
Сәүдә рәтләре сатып алучыларны товарларның бай ассортименты белән сөендерде. Биредә, үсентеләрдән алып, кондыз бизләреннән, Алтайдан китерелгән марал боланы мөгезләреннән эшләнгән могҗизаи дарулар һәм мумиегә кадәр – барысы да бар иде. Киштәләр төрле тәмләткечләрдән, хуш ис бирә торган матдәләр һәм консервантлар кушылмаган көнчыгышның табигый тәм-томнары, кипкән җимешләр, чикләвек, бал, кайнатма, джем һәм аджиканың дистәләрчә сортларыннан сыгылып торды. Шулай ук сәнәгать һәм ит-сөт продукциясе ассортименты да шаккатырлык иде.
Әмма ярминкәләрдә кызык, шул ук вакытта кызганыч та хәлләр дә булгалый шул. Менә бу юлы Краснодар краенда яшәүче бер ир-ат үзенең «Мицубиши» йөк автомобилендә грузин аджикасы һәм көнчыгыш тәмләткечләре белән беррәттән, ике төрле: ак һәм кызыл төстәге, бер литрдан биш литрга кадәр сыешлы пластик шешәләргә тутырылган “Кырым шәрабе” (үзенең әйтүенчә) дә алып килгән булып чыкты.
Тик бу продукция әлмәтлеләрнең табынына гына эләкмичә калды. Ник дигәндә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан үткәрелгән чаралар барышында “Кырым шәрабе”законсыз әйләнештән алынып, гражданинга карата административ эш кузгатылды.