Җәмәгать туклануы предприятиесеннән сыра алып чыгарга ярамый!

2018 елның 28 апреле, шимбә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем тарафыннан иртәнге сәгатьләрдә алкогольле продукцияне ваклап сату урыннарына һәм вакытына карата чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә мониторинг уздыру барышында җәмәгать туклануы предприятиесендә урамга алып чыгып китү өчен сыра сату факты билгеләнде.

Эшмәкәрләр игътибарына тагын бер кат шуны җиткермәкчебез: сыра продуктын сатканда, сатып алынганнан соң ук сатучының сыра савытын ачып бирүе җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүдә мәҗбүри шарт булып тора. Моннан тыш закон нигезендә җәмәгать туклануы предприятиесеннән хәмер продукциясен алып чыгуның тыелуы турында бик мөһим кагыйдә бар. Шул ук вакытта сатып алучының хәмерне җәмәгать туклануы предприятиесендә эчеп бетерергә өлгермәү очрагы искәрмә булып тора алмый.

Закон бозуның әлеге очрагы өчен РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 бүлегендә җаваплылык каралган. Аның нигезендә, административ штраф күләме 20 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International