Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 4 мае, җомга

2018 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясенең  (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы узды.

Утырышта республиканың сәүдә объектларында сатыла торган кулланучылар арасында иң популяр булган өч еллык коньякларга ябык дегустация булды.

Дегустациягә 13 коньяк үрнәге, шул исәптән республикада җитештерелгән 3 үрнәк, Россиядә җитештерелгән 8 үрнәк һәм Әрмәнстан коньягының ике үрнәге тәкъдим ителде.

Дегустациягә чыгарылган продукциянең ваклап сату бәясе – ярты литры өчен 395 – 747 сум.

Барлык үрнәкләр дә Казан шәһәренең сәүдә челтәреннән сатып алынды.

Үрнәкләрне дегустация комиссиясе утырышында катнашучылар  югары бәяләде.

Дегустация комиссиясе әгъзалары тарафыннан бирелгән бәяләү нәтиҗәләре буенча республикабызның сәүдә челтәрендә сыйфаты, шулай ук бәясе ягыннан сатып алучы ихтыяҗын канәгатьләндерердәй коньяклар сатылуы турында нәтиҗә чыгарырга мөмкин.

“Татспиртпром” АҖ филиалы – «VIGROSSO» җитештергән  өч еллык «Людовик» и «Резидент» коньяклары дегустация комиссиясе әгъзалары тарафыннан иң югары бәяләнде.

 

 

№ п/п

 

Атамасы

 

Җитештерүчесе

Гомуми балл

1

ТРИ ЗВЕЗДОЧКИ

 «Русь» шәраб-коньяк комбинаты” ЯАҖ, Россия, Ставрополь крае

8,81

2

ТРИ ЗВЕЗДОЧКИ

«Татспиртпром» АҖ филиалы – «VIGROSSO», Россия, Казан ш.

8,86

3

ТРИ ЗВЕЗДОЧКИ

 «Жемчужина Ставрополья» агрофирмасы ААҖ, Россия, Ставрополь крае

8,74

4

АРАРАТ

 «Ереван коньяк заводы» ЯАҖ, Әрмәнстан Республикасы, Ереван ш.

8,92

5

ТРИ ЗВЕЗДОЧКИ

 «СОРДИС» ҖЧҖ, Россия, Түбән Новгород ш.

8,86

6

АНРИ

 

 «АПФ «Фанагория» ААҖ, Россия, Краснодар крае

8,54

7

ЛЮДОВИК

«Татспиртпром» АҖ филиалы – «VIGROSSO», Россия, Казан ш.

9,01

8

" Армянский коньяк №3 "СТРАНА КАМНЕЙ" трехлетний"

ООО «АРАРАТ ШӘРАБ ЗАВОДЫ», Әрмәнстан Республикасы

8,47

9

СТАРЕЙШИНА

 «Ставрополь шәраб-коньяк заводы», Россия, Ставрополь ш.

8,70

10

ТРИ ЗВЕЗДОЧКИ

 «ВКЗ Дагвино» ЯАҖ, Россия,

 Санкт-Петербург ш.

8,90

11

ТРИ ЗВЕЗДОЧКИ

«Кизләр  коньяк заводы» ФГУП,

Дагыстан Республикасы,  Кизләр ш.

8,78

12

РЕЗИДЕНТ

«Татспиртпром» АҖ филиалы – «VIGROSSO», Россия, Казан ш.

9,01

13

КИНОВСКИЙ

«КиН» Мәскәү шәраб-коньяк заводы АҖ, Россия, Мәскәү ш.

8,91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International