5 май көнне республика күләмендә “Агач утырту көне-2018” акциясе булып узды. Әлеге акциянең максаты тирәбездәге урман байлыкларын ишәйтү генә түгел, бәлки әле аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятебез игътибарын урманнарны саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик вәзгыятьне яхшырту да иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Казан территориаль органы да, хезмәткәрләренең әнә шундый бик тә кирәкле чарада катнашуын тәэмин итеп, репсубликабызның яшел “бишеген” тагын да күркәмләндерү проектыннан читтә калмады.
Шулай итеп, майның беренче шимбәсендә “яшел десантыбыз” табигатьне яшәртүгә үзенән саллы өлеш кертү белән беррәттән, алдагы ял көннәре алдыннан кәеф күтәренкелегенә дә иреште әле.