Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 8 маенда, Җиңү көненә 73 ел тулу алдыннан, Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, аларны  якынлашып килүче Бөек бәйрәм белән котлады.

Ветераннарыбыз турында кыскача гына сөйләп үтәсе килә. Барый Вәли улы 1943 елның ноябреннән 1944 елның июленә кадәр укчылар полкында сугышып, каты яралана. 1945 елның февраленнән 1946 елның июленә кадәр 47 нче һава һөҗүменнән саклану дивизиясендә хезмәт итә. Гаяз Фәтхерахман улы 1942 елның августыннан 41 нче укчылар полкында булып, сугышта каты яралана. “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Әлеге чара инде күптәнттән традициягә әйләнде. Ветераннарны онытмау, аларга ярдәм итү – һәркайсыбызның намус эше һәм эчке ихтыяҗы. Ә инде ветераннарның үзләренә аз гына игътибар-хөрмәт билгесе дә  – бик кадерле. Аеруча – Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә.

Очрашулар барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе функцияләре һәм бурычлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Аларның һәркайсына “Кулланучы белешмәлеге”, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы буклетлары һәм территориаль органның элемтәгә керү өчен адреслар һәм телефон номерлары урын алган визиткалар таратылды.

Чарада катнашучыларның һәммәсе күрсәтелгән игътибар өчен зур рәхмәт белдерде. Белгечләребез дә, үз чиратында, аларга эчкерсез рәхмәтләрен ирештерде: чөнки без барыбыз да Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәркайсы алдында чиксез бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International