2018 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуны билгеләп үтәбез!
Шул уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Тукай районында яшәүче ветеран өендә булып, аны Җиңү бәйрәме белән котлады.
ТР Тукай районының Күперле авылында гомер кичерүче Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншинны (1931 елда туган) тирә-юньдә белмәгән кеше юк. Сугыш башланганда, Сәетгәрәйгә нибары 10 яшь була. Әле бик яшь булуына карамастан, зурлар белән беррәттән эшли. “11 яшьлек малай фронтны азык-төлек белән тәэмин итүгә үзеннән өлеш кертү өчен көнне-төнгә ялгап, кырда тракторда эшли... Миңа – 87 яшьлек картка төннәрен хәзер әнә шул чаклар бик еш төшкә керә”, – ди Сәетгәрәй абый. “Үз-үзен аямыйча, олысы-кечесе – барысы да көне-төне хезмәт куйды. Бары тик Җиңү өчен тырышты. Һәм без аңа соңгы тамчы каныбызны һәм көчебезне кызганмыйча ирештек – ул безнең Җиңү!” – бу сүзләрне әйткәндә, Сәетгәрәй абыйның күзләрендә шатлыклы күз яшьләре ялтырап китте.
Әйтергә кирәк, Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншин бәхетле картлык кичерә. Чөнки ул 4 баласы, 7 оныгы һәм 9 онык баласының кадер-хөрмәтен, кайгырту-яратуын тоеп яши. Сәетгәрәй бабайның дус-тату гаиләсе – Күперле авылы горурлыгы!
“Мине онытмыйча, ел саен килеп, хәлемне белешүегез өчен, күчтәнәчләрегез өчен һәм дә Ватаныбыз хөрлеге хакына көрәшнең гаять авыр, дәхшәтле елларын хәтерегездә кадерләп саклаган өчен бик зур рәхмәт”, – диде Сәетгәрәй абый Гөлшат Тавис кызы белән әңгәмәсендә.
«Эшләгез, бер-берегезне ихтирам итегез, сезгә һәм, гомумән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының дус-тату коллективына һөнәри уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калам” – диде саубуллашыр алдыннан белгечләргә хөрмәтлебез Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншин.