Халкыбыз һәр ел саен май көннәрендә дәхшәтле сугыш елларын искә төшерә, һәлак булган сугышчылар истәлеген ядь итә, исәннәр алдында баш ия. Җиңү көненнән соң инде ярты гасырдан артыграк вакыт узса да, төрле буыннар хәтерендә кадерләп саклана ул. Бу бөек вакыйга турында истәлекне һәм үз халкының киләчәге өчен аяусыз көрәшкән буынга карата кадер-ихтирамны яшь буынга сабый чактан ук сеңдерергә кирәк. Безнең балалар – ветераннарны исән чагында күреп калган соңгы буын. Шуңа күрә аларның бу кешеләрне ихтирам итүләре чиктән тыш мөһим.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең гаиләләре белән совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашып, Ватаныбызны саклаучылар истәлеген ядь итте. Алар Җиңү монументлары янында узган тантаналы чараларда, бер минутлык тынлык, Мәңгелек утка чәчәкләр салу, “Җиңү җырлары” бәйрәм концертларында һәм максаты фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәренең истәлеген саклаудан гыйбарәт булган “Үлемсез полк” хәтер акциясендә катнашты.
“Үлемсез полк” ташкыны олысын-кечесе, төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Бөтенхалык акциясендә катнашучыларның һәммәсе тигез сафларда сугышта һәлак булган туганының портретын күтәреп барды. Хәтта берьюлы берничә портрет күтәргән кешеләр дә бар иде.
Түбән Камада Җиңү көне алдыннан «НТР 24» (NTR-24.RU) телеканалының рәсми сайты шәһәребезнең мәктәпкәчә учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Минем Җиңү Көнем” дигән ватанпәрвәрлек бәйгесенең башлануы турында белдерде. Бәйгенең төп максаты – үсеп килүче буынга халкыбызның фашизмга каршы көрәштәге батырлыгы турында искә төшерү, шулай ук сугыш ветераннарын данлау. Сүз уңаеннан, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәренең кызы – 4 яшьлек Фокеева Софиянең дә (№57 балалар бакчасы) әлеге конкурста катнашуын искәртеп үтик.
9 Май Җиңү көне – илебезнең барча гражданнары өчен иң зур һәм иң мөһим бәйрәм. Чөнки һәр гаиләдә фашист илбасарларына каршы көрәштә бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертүне раслаган истәлек саклана.