Ленинград төп-төгәл 871 көн дәвамында камалышта тотылган. Бөтен кешелек тарихында шәһәрне камалышта тотуның иң озагы һәм иң куркынычы ул. 900 көнгә диярлек сузылган интегү, әрнү, батырлык һәм фидакарьлек еллары... Ленинградны камалыштан азат иткәннән соң байтак еллар узгач, күп кенә тарихчылар, гомумән, гади кешеләр, бу куркынычтан котылып калган булыр идеме икән, дигән сорау куйган. Мөгаен, юктыр. Гитлер өчен Ленинград Советлар Союзы дигән “бәлеш”нең “майлы кисәге” була: чөнки Балтыйк флоты биредә урнашкан, Мурманск һәм Архангельскига юл биредән башлана – сугыш вакытында шул тарафлардан союздашлардан ярдәм килә. Шәһәр бирелсә, боларның барысы да җир йөзеннән юк ителер иде. Бу хәлне берникадәр җиңеләйтеп, аңа алдан ук әзерләнеп куеп булмадымы икән? Аерым тикшеренү таләп иткән бик бәхәсле мәсьәлә. Һәрхәлдә 1941 елның 8 сентябрендә фашистлар коры җирдән Ленинградны боҗрага ала. Камалыш башланганда, шәһәрдә 2,5 миллион чамасы кеше, шул исәптән 400 мең бала була. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләре камалыш боҗрасын өзә.
|
Ленинград камалышын кичерүчеләр һәм әлеге мәхшәрне үз күзләре белән күрүчеләр истәлекләре ярдәмендә совет халкының Бөек Ватан сугышындагы җиңүен тагын да тирәнрәк аңлау барлыкка килә. |
|
2018 елның 8 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Ленинград камалышын кичергән, 26 елдан артыграк вакыт дәвамында җәмәгать туклануы системасында ашханәләр трестының җитәкче вазыйфаларында хезмәт куйган Элеонора Николаевна Князеваның өендә булып кайтты. Элеонора Николаевна диңгезче офицер гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Әтисе, ире, улы Россия Федерациясе Хәрби Диңгез флотында хезмәт иткән. Улы М.В.Фрунзе исемендәге Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлап, адмиралга кадәр күтәрелүгә ирешкән. Камалышны кичергән әбекәйнең истәлекләре бик кызыклы, эчтәлекле, гыйбрәтле булып чыкты. Элеонора Николаевна әңгәмә барышында Владивосток, Ленинград, Выборг, Севастополь, Балтийск, Баку шәһәрләрендә яшәгән елларын кат-кат искә төшерде. Хуш исле чәй өстәле янында узган җылы очрашу камалыштагы Ленинградта кичерелгән котчыкмалы хәлләр турында истәлекләргә бик бай булды. Территориаль орган хезмәткәрләре Э.Н.Князевага «Бристоль» кибетеннән Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен бүләк җыелмасы алуга ярдәм итте. Территориаль орган белгечләре камалыш михнәтләрен үз башыннан кичергән әбекәйгә тәмле-татлы күчтәнәчләрдән торган бәйрәм бүләге, төрле мәсьәләләрне үз эченә алган “Кулланучыга белешмәлек” буклетларын тапшырды.
|