2018 елның 9 мае. Әлмәт шәһәре

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәттә Җиңү көне Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган “Мәңгелек дан” мемориалына чәчәкләр салудан башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты җитәкчелеге, “Татнефть” ААҖ, районның башка предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге, шулай ук мәктәп укучылары, студентлар, шәһәр халкы иртәнге сәгатьләрдән үк Мемориаль комплекска чәчәкләр китерә башлады. Әлмәт территориаль органы да чәчәкләр салуда катнашты.

Моннан тыш Әлмәт халкы 9 май көнне, Россиядә яшәүче барча кешеләр белән беррәттән,  “Үлемсез полк” акциясендә катнашты: Бөек Ватан сугышында Җиңү хакына яу кырларында мәңгегә ятып калган туганнарының портретларын күтәреп, бәйрәм колоннасы сафларында узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар программасын тормышка ашыру кысаларында, “Балалар Җиңүне ничек күзаллый” дигән темага балалар рәсемнәре смотр-конкурсы уза.

Конкурска территориаль орган хезмәткәрләре балаларының рәсемнәре тәкъдим ителгән. Балалар рәсемнәреннән торган күргәзмә Әлмәт территориаль органы бинасында урнаштырылган. Әлеге бәйгедә катнашу сабыйларда ватанпәрвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына – җиңүче-геройларыбызга карата ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияли.

Без ветераннар алдында баш иябез, балаларыбызда  аларга карата тирән рәхмәт хисләре булдырырга тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International