Балтач районында – “Үлемсез полк” акциясе

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көнендә дөньяның күп кенә илләрендә халыкара акция – “Үлемсез полк” акциясе үткәрелә. Бөек Ватан сугышы турында истәлекне саклау максатыннан оештырыла торган чара ул.

“Үлемсез полк” акциясендә гражданнарыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп, халык ташкыны эчендә  урамнар аша үтә. Бу чара хәзер  бөтен Россия күләмендә, шулай ук БДБнең кайбер илләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә уздырыла. 

“Үлемсез полк” акциясе тәүге тапкыр 2012 елда Томскида уза. Анда шәһәр халкы сугышта катнашкан туганнарының портретларын кулларына тотып, урамнар буйлап уза. Акциядә катнашучылар саны елдан-ел ишәя. Шул сәбәпле 2015 елда “Россиянең үлемсез полкы” гомумроссия гражданлык-ватанпәрвәрлек хәрәкәте оештырылды. Хәрәкәт сайтында гражданнарыбыз үзләренең туганнарын Халык елъязмасына кертеп, гаилә тарихларын язып калдыра.

Быел “Үлемсез полк” Балтач районында да үтте.

2018 елның 9 маенда шәһәр тибындагы бистәдә һәм авылларда яшәүчеләр урам йөрешендә катнашты. Аларның һәркайсы Бөек Ватан сугышында катнашкан яки тылда бөек Җиңүне якынайткан туганының фотосы яки аның турында мәгълүматлар урнаштырылган штатив тоткан иде. Акциядә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International