Сыра сатуда закон бозалар

2018 елның 11 мае, җомга

Май бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең  алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләрне үтәвенә мониторинг уздыру барышында сыра сатканда закон бозу очрагына тап булды.

Нурлат районы Егоркино авылындагы «Новинка» кибете сатучысы иртәнге сәгать тугызда берәүгә сыра сатып җибәрде. Сатучы үзенең аңлатмасында, сәбәпләрен аңлатмыйча, закон нигезендә тыелган вакытта сыра сатканын гына бәян иткән булып чыкты.

Әлеге сәүдә объектында эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр алкогольле продукцияне сату шартларына карата чикләүләрне үтәүне тәэмин итмәгән һәм нәтиҗәдә “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозган, димәк.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы – административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International