2018 елның 7-8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларга чәчәкләр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды.
2018 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты һәм территориаль органнар хезмәткәрләре үзләренең гаиләләре белән Казанда, Чаллы, Арча, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Чистайда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда, шул исәптән Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә урнаштырылган Мемориалга һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шулай ук “Үлемсез полк” гомумроссия акциясендә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда армый-талмый эшләп Җиңүне якынайткан туганнарының портретлары белән колоннар сафында узды.