Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегеннән спиртлы сыекча сату факты буенча материал алынды.
Эш материалларына караганда, Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче бер ханым Беренче майны билгеләп үтүгә үзеннән “өлеш” кертмәкче булган. Яшерен-батырын түгел, кайберәүләребезгә бәйрәм көннәрен “яшел елан”сыз гына үткәрүнең кызыгы юк. Тик менә кибеттә сатыла торган хәмергә генә кайвакыт акча җитми. Әйтик, кесәдәге акча 50 сумнан артык түгел, ә күңел дигәнебез “бәйрәм” таләп итә. “Мәрхәмәтле” кайсыбер “эшмәкәр”ләр әнә шундыйларга “ярдәм”гә килә дә инде.
Югарыда телгә алып үтелгән теге ханым 2018 елның 1 маенда өеннән 100 мл сыешлы савытлардагы 95%лы фармацевтика-антисептик эремәсен саткан. Кыйммәт тә түгел, сыекчадагы спирт микъдары да аракыдагыдан күбрәк.
Тик менә полиция хезмәткәрләре генә хәсрәт “эшмәкәр”нең эшчәнлегенә аяк чалган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, продукция экспертизага җибәреләчәк.