2018 елның 11 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә, гражданнардан алынган шикаятьләргә таянып, Я. дигән хосусый эшмәкәрнең кибетендә контрольлек чарасын уздырды.
Кибет район үзәгеннән һәм контрольлек итүче органнар күзеннән читтә –Баулы районының Потапов Томбарлысы авылында урнашкан. Намусын җуйган эшмәкәр, җәһәннәмдәге авылга кем килеп чыксын соң, дип уйлаптыр, күрәмсең, саклау вакыты чыккан сыраны да әрәм итмичә, авылдашларына сатарга карар кылган.
Шулай итеп, яраклылык срогы 2018 елның 23 февралендә чыккан «Ячменный колос» сырасы, «Миллер» (яраклылык вакыты 2018 елның 25 гыйнварына кадәр булган) һәм «EFES» (монысының срогы инде 2017 елның 24августында чыккан!) сыралары кибет киштәсеннән төшәргә дә “уйламыйча” утырган!
Сыраның яраклылык вакыты чыгуга, кагыйдә буларак, эчемлектә микроорганизмнар бик нык үрчи башлый. Кайбер бактерияләр кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, ә инде аларның организмга эләгүе агулану китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер очракларда бу процессның озакка сузылып, бик авыр хәлләр китерүе ихтимал.
Саклау вакыты чыккан барлык продукция сатудан алынды. Кибет хуҗасына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.