2018 елның 7-13 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган мәгълүматларны тикшерү кысаларында алкогольле продукция сату турында закон бозуның 3 фактын: җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан кибетләрдә сыра сатуның – ике һәм стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатуның бер очрагын билгеләде.
Моннан тыш сатудагы барлык хәмер продукциясенә (сыра) җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган товарны озату документлары: товар-транспорт накладнойларының һәм товар-транспорт накладнойларына белешмәләрнең юклыгы да ачыкланды. Шуңа күрә 602,89 литр күләмендә сыраны законсыз әйләнештән алырга туры килде.
Закон бозучылар РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 һәм 3 өлешләре буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә чакырылды. Ә инде закон бозу фактлары турында хәбәрләрне урнаштырган гражданнарга акча түләнәчәк.