Кама Тамагы районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 25 мае, җомга

2018 елның 23 маенда Кама Тамагы районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Ю.Әхмәтханов, Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте башлыгы П.Н.Лоханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.В.Михеев, хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсе  баш табибы катнашты.

Комиссия контрольлек итүче, хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнарының агымдагы елның дүрт ае йомгаклары буенча районның хәмер базары торышы турында сөйләүче эш йомгакларын; Татарстан Республикасында хәмер базарын ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү индикаторларын  карады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары буенча “Кама Тамагы” районара бүлеге начальнигы урынбасары А.А.Таһиров алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эше турында сөйләде. Ул үзенең чыгышында кайбер авыл җирлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгече белән үткәрелә үткәрелә торган эштә актив төстә хезмәттәшлек итүгә игътибарын юнәлтте.

Шулай ук «Кооператор» ҖЧҖ рәисе Р.Г.Хөснетдинов, Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Н.Б.Ефимовның районның хәмер базарын яхшырту ягыннан үткәрелә торган эш турында хисаплары тыңланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Ю.Әхмәтханов комиссия эшенә йомгак ясап,  район эшендә “Халык контроле” кебек чараның җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмавын билгеләп үтте, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча районның мобиль төркеме эшенә активрак төстә ярдәм итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International