Ключи авыл җирлегендә – күчмә кабул итү

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече белән берлектә Бөгелмә муниципаль районының Ключи авыл җирлегенә керүче авылларда гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрде.

Җирлек составына дүрт торак пункт: Покровка, Ключи, Чирково (биредә быелның апрелендә “Авыл кибете” республика программасы буенча төзелгән халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пункты ачылды) һәм Акшуат (монысы – бик кечкенә авыл) авыллары керә. Сүз уңаеннан, чаралар үткәрүдә Ключи авыл җирлеге башлыгы Батаев Владимир Афанасьевичның катнашуын да әйтеп үтәргә кирәк.

Иң элек Ключи авылы хакимиятендә җирле үзидарә органы хезмәткәрләре өчен  өйрәтү характерындагы чара уздырылды. Анда җирле җитештерүчеләрнең хәмер продукциясен ваклап сату күләменең кимүе, алкогольле продукцияне легаль сату күләменең кимү сәбәпләре; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар; суррогат хәмердән агулану һәм аны куллануның аянычлы нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды, халыкның “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына ешрак мөрәҗәгать итә башлавы искәртелде.   
Шуннан соң кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Барлыгы 6 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар асылда пластик тәрәзәләрне сыйфатсыз урнаштыру; техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару; яраклылык срогы чыккан азык-төлекне кибеткә кире кайтарып бирү мәсьәләләренә кагылышлы булды. Бер гражданинга претензия язуда ярдәм ителде, штрихкоды буенча товарның сыйфатын билгеләү серләре аңлатылды. Кулланучыга товар сатып алганда бик игътибарлы булырга һәм, касса янына килеп басканчы, сайлап алынган продуктның сыйфатын җентекләп карарга киңәш ителде. Азык-төлекнең маркировкасын, тышкы “кыяфәте”, төсе, тәме һәм исен игътибар үзәгенә алу зарурилыгы аңлатылды.
Шулай ук сатучылар өчен өйрәтү характерында чара үткәрелеп, кулланучылар хокукларын бозган өчен җаваплылык аңлатылды. Чараларда катнашучыларның барчасына мәгълүмати буклетлар һәм «Потребительский вестник» газетасы таратылды.
Гомумән алганда, халык үткәрелгән чаралардан канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International