30 май көнне Әгерҗе шәһәрендә Әгерҗе муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов, башкарма комитет һәм Чаллы территориаль органы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, «Алкоторг» ҖЧҖ, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.
Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина җирлекләр буенча хәмер продукциясен сатуга анализ ясаганнан соң хуҗалык итүче субъектларның республикада җитештерелгән хәмер продукциясен сату күләме кимү сәбәбенә бәйле фикерләрен тыңлады.
Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов “Халык контроле” мәгълүмат системасы эшенә тукталып, алга таба эш бурычларын билгеләде.