2018 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатары һәм депутатлар ярдәмчеләре өчен семинар булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Николаевна Маврина семинарны ачып, Дәүләт Советының депутатлар һәм аларның ярдәмчеләренең хокукый аңын үстерүгә зур игътибар биреп килүен билгеләп үтте. “Сайлаучылар белән очрашуларда депутатларга төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр, – диде ул. – Чыгыш ясаучылар тарафыннан ирештерелгән мәгълүматларның көндәлек эшегез өчен бик файдалы буласына ышанам”.
Семинарда республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре нотык тотты.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау буенча төбәк программасы максатлары һәм бурычлары турында” дигән темага чыгыш ясады.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов гражданнарның медицина ярдәмен күрсәтүгә хокукларын тормышка ашыру турында сөйләде.
Ә инде Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова семинарда катнашучыларны “Роспотребнадзор”ның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре белән таныштырды.
Соңыннан спикерлар семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.