2018 елның 24 маенда Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа проектларны таныту буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В.Чупшева белән берлектә стратегик инициативалар сайтына (http://i.tatarstan2030.ru/) старт бирде.
Шулай итеп, хәзер теләгендә булган барча кеше әлеге сайтта 2013 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә (алга таба – Стратегия-2030) үзгәрешләр кертә ала. Шул ук вакытта иң яхшы инициативаларны да бәяләргә мөмкин әле. Аларның “иң-иңнәре” Стратегия-2030га кертеләчәк.
Моннан тыш сайтта Стратегии-2030ның агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, төп проектлар белән, шулай ук яңалыклар тасмасында – Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышырга була.