2018 елның 5 июнендә Тәтеш һәм Буа районнарында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Авыл халкы белән очрашу районнар хакимиятләре биналарында узды.
Кабул итүгә килгән гражданнарны, алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләрне, предприятиеләр җитәкчеләрен агымдагы 2018 елда №12 форма буенча алкогольле продукцияне ваклап сату күләме турында декларация тапшырудагы үзгәрешләр; алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиянең гамәлдә булуын озайту процедурасы; сыйфатсыз кием-салым сатып алганда кулланучы хокуклары турында сораулар кызыксындырды. Районнарда яшәүчеләр, эшмәкәрләр хәмер базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ гамәлдәге законнары нигезендә җаваплар ишетүгә иреште. Күчмә кабул итүгә җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Республики Татарстан» газетасының чираттагы саны өләшенде.