Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту эше дәвам иттерелә

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Куллану базарын алга таба нәтиҗәле үстерү өчен куллану базарында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә карата гадел, дөрес таләпләр куя белүче, намуссыз сатучылар һәм эш башкаручыларга, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә битараф кала алмаучы таләпчән кулланучы тәрбияләү кирәк. Моңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын якау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен үстерү Татарстан Республикасы Дәүләт аклоголь инспекциясе алдына куелган өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Шуны истә тотып, 2018 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырды. Очрашу барышында авыл халкына, кулланучы буларак, үз хокукларын үзләре үк яклый алуына ярдәм итәрдәй киңәшләр бирелде.
Авылда яшәүчеләр сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру сроклары, сыйфатсыз товарга карата сатучыга претензия тапшыру сроклары турында һ.б. сораулар   бирде. Барлык сорауларга квалификацияле, тулы җаваплар ирештерелде. Шулай ук чарада катнашкан һәркемгә товарлар сатып алганда уяурак булырга – сатып алына торган продукциянең яраклылык срокларына һәм саклау шартларына игътибар итәргә киңәш бирелде. Моннан тыш “Халык контроле” системасының ничегрәк эшләве турында мәгълүматлар ирештерелде.

Гражданнарны кабул итүдән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре белән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары һәм кагыйдәләрен, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату йөзеннән семинар уздырылды.

 Чарада катнашучыларның барчасына кулланучы белешмәлекләре һәм территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар таратылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International