2018 елның 7 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинга багышлап оештырылган музей комплексында булып кайтты. Иң элек музейның 2015 елның 6 маенда ачылганлыгын әйтеп үтик. Ә инде иң әһәмиятлесе – Бөек Ватан сугышы геройлары һәм сугышта катнашучылар исемнәрен мәңгеләштерү буенча барлык эшләр, бюджет акчасын җәлеп итмичә генә, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Л.Н.Шәфигуллин тәкъдиме һәм аның шәхсән булышлыгы белән, шулай ук энтузиастлар һәм хәйриячеләр көче белән башкарылган.
Гани Сафиуллин – танылган кешеләр, шул исәптән бөек полководец Георгий Константинович Жуков үз китапларында искә алган күренекле шәхес. Ул –1941 елдан башлап, бөтен сугыш утын кичкән һәм генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән татар егете.
Гани Сафиуллин үзенең бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган. Мәскәү янындагы сугышларда – полк, Сталинград янында – дивизия, Днепрны кичкәндә – корпус белән җитәкчелек иткән. Сталинградта нәкъ менә аның солдатлары беренчеләрдән булып 24 фашист генералын әсирлеккә алган. Ә инде Днепрны кичкән чагындагы сугышлардан соң ул Советлар Союзы Героена лаек булган. Сугыш беткәч Гани Сафиуллин Татарстанга исән-имин әйләнеп кайткан һәм туып үскән төбәгендә яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән.
Музей комплексы Гани Сафиуллинның туганнан алып 1920 елга кадәр яшәгән йортында урнашкан. Музейда хәрби начальникның шәхси әйберләре һәм документлары, шул исәптән Личное делосы, шулай ук генерал-лейтенант дивизиясенең Сталинград янында барган сугыш урыннарына бәйле экспонатлары урын алган. Ә инде музей территориясенә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап, 70 агачтан торган аллея булдырылган.
Экскурсовод Гөлфия Әмин кызы Габитова бөек якташыбызның тормышы, батырлыклары һәм музейга урнаштырылган экспонатлар турында тәфсилләп сөйләде. Без Гани Сафиуллинның Арча районында туып үскән каһарман булуы белән горурланабыз. Гомумән, ул, безнең – якташларының гына түгел, ә бөтен республикабызның горурлыгы.
Музей комплексы ишекләре һәркемгә ачык. Без, үз чиратыбызда, сугыш каһарманнары белән кызыксынучы һәркемгә анда булырга киңәш итәбез.