Әлки районында ведомствоара комиссия утырышы булды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 июнендә Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.В.Йосыпов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга киртә кую буенча ведомствоара комиссиянең  (алга таба – МВК) чираттагы утырышы булып узды. МВК эшендә шулай ук район прокуроры, суд приставлары хезмәте вәкилләре, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

МВК утырышында агымдагы елның дүрт айлык йомгаклары буенча, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырып, районның сәүдә объектларында легаль хәмер продукциясен сату мәсьәләләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының, Әлки районы буенча эчке эшләр идарәсенең эш нәтиҗәләре, эчкечелекне һәм хәмердән агуланудан үлем-китем очракларын кисәтү чаралары каралды. 

МВК утырышы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга киртә кую эшен көчәйтү турында карар кабул ителде.

Авыл җирлекләре башлыкларына сәүдә предприятиеләрендә алкогольле продукциянең ассортиментына күз-колак булырга, хәмер базарында закон бозуларны ачыклау һәм авыл җирлегендә эчкечелекне кисәтү эшендә ярдәм кулы сузарга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International