Түләгәч, очарга була

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Административ штрафны вакытында түләмәү, шулай ук аны тулы күләмендә түләмәү закон бозу булып тора. Аның өчен закон нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.

Штраф 60 көн эчендә түләнелмәгән очракта, РФ КоАП  20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, түләү срогы тәмамланганнан соң килгән көннән башлап, хәтерсез гражданин, хосусый эшмәкәр яки юридик зат инде ике тапкыр зуррак күләмдәге (әмма 1000 сумнан да кимрәк күләмдә түгел) штраф рәвешендә яки 15 тәүлеккә кадәр арест рәвешендә яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Бер үк вакытта түләмәүче белән суд приставлары хезмәте дә шөгыльләнәчәк. Суд приставы-башкаручысы бурычлының мөлкәтенә, РФ банклары счетларындагы акчаларына, бурычлының кеременә (әйтик, хезмәт хакына), бурычлының кыйммәтле кәгазьләренә игътибарын юнәлтергә мөмкин. Башкару производствосы кузгатылганнан соң бурычлы штрафын түләмәсә, аннан әле  түләтелә торган штрафның 7%ы күләмендә (әмма 500 сумнан да ким түгел) башкару җыемы да алыначак.

Шулай ук закон нигезендә, гражданин суд тарафыннан үзенә йөкләнгән бурычларны үтәүдән баш тарткан очракта гражданинның чит илгә чыгуга хокукын чикләү (җәйге яллар чорында – бигрәк тә актуаль мәсьәлә) һәм  чит ил гражданины яки гражданлыксыз зат Россия Федерациясендә булу чорында штраф түләүдән баш тарткан очракта, чит ил гражданинына яки гражданлыксыз затка Россиягә кабат керүне тыю күздә тотылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре ел башыннан бирле штраф түләмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында 8 беркетмә төзеде, РФдән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында 1 гариза һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсенә РФгә кертүне тыю турында 2 хат җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International