Чирмешән районында – ведомствоара комиссия

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссиянең (алга таба – Комиссия) чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге начальнигы Б.Г.Эйдинов; башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары М.Х.Әһлиуллин һәм Р.Ш.Долгополова; башкарма комитет бүлекләре начальниклары С.Н.Кузнецова һәм С.Т.Әхтәмова; район үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Т.Мирзин; авыл җирлекләре башлыклары; Чирмешән РайПо идарәсе рәисе А.Р.Мортазин; Россия Эчке эшләр министрлыгының “Чирмешән” муниципальара бүлеге начальнигы  милиция подполковнигы И.И.Алмакаев катнашты.

Иң элек Р.Ш.Нәфыйков агымдагы елның 5 айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының хәмер базарындагы хәлләр (узган елның шушы ук чоры белән чагыштырып) турында сөйләп үтте.

Шуннан соң  И.И.Алмакаев хокук саклау һәм контрольлек органнарының алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча берлектә эшләве һәм бу эшнең нәтиҗәлелеге турында сөйләп үтте.

Киңәшмәдән соң Б.Г.Эйдинов Комиссия эше барышында алынган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International