Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ТР Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итүне оештырды. Әлеге чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү, гражданнарны кулланучылар хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүматлы итү.
Авыл халкын асылда көнкүреш техникасын, кием-салым, азык-төлек товарларын сатып алуга, элемтә чараларын ремонтлауга һәм башка хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Кулланучыларга шулай ук претензияне ничек дөрес итеп тутырырга һәм тапшырырга кирәклеге аңлатылды.
Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ гамәлдәге законы нигезендә тулы җаваплар ишетүгә иреште.
Кабул итүгә җыелган халыкның барчасына «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары, телефон номерлары күрсәтелеп, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүматлар тупланган брошюралар, буклетлар таратылды.