2018 елның 19 июнендә Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсен тикшерү өчен Законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Комиссия эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Кропотова, контрольлек һәм хокук саклау органнары, шәһәр прокуратурасы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Утырышта шәһәрдә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча контрольлек, хокук саклау органнары һәм башкарма комитет вәкилләренең берлектә эшләвенең җайга салынганлыгы билгеләп үтелде. Мобиль төркемнәрнең бер йодрыкка тупланып эшләве нәтиҗәсендә «Райисполком», «Хәсән Туфан проспекты» тукталышларындагы җир асты юлларында урнашкан киоскларда, ГЭС, 8/1А й.; 8/2А й. адреслары буенча урнашкан сәүдә объектларында “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне сатуны туктатуга ирешелүе искәртелде.
Быел да гражданнарыбыздан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше буенча мөрәҗәгатьләр күп алына. 2018 елның 5 аенда Чаллы шәһәре буенча әнә шундый 163 хәбәр ирештерелеп, бүгенгә шуның 68е расланды. Хәбәр итүчеләргә матди бүләк бирелде.