Табыш артыннан куалар

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Коммерсантлар, табыш артыннан куып, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны, шулай ук “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында” № 10-ТРЗ Законын бозуны дәвам итәләр.

Бу юлы Лениногорскида ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре үткәргән бер рейд барышында закон бозуның ике очрагы ачыкланды.

Лениногорск шәһәренең «Мираж» кибетендә 09 сәгать 31 минутта  0,5 литр сыешлы «Жигулевское» сырасы сатып җибәрелде. Ә инде Лениногорск районының Иске Иштирәк авылының “Наилә” кибетендә, вакланып тормастан, 09 сәгать 05 минутта ук 0,25 литр сыешлы шешәдә «Усадская хлебная» аракысы сатылды.

Әлеге фактлар буенча хосусый эшмәкәрләргә карата РФ КоАП нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International