Кулланучылар товар сыйфатыннан канәгатьме?

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы азык-төлек һәм сәнәгать продукциясенең төрле төрләре сыйфатының кулланучыларны ни дәрәҗәдә канәгатьләндерүен белү өчен анкета чараларын уздырды. Чараларда, уналты яшьтән башлап, өлкәннәргә – сиксән яшьлекләргә кадәр, төрле яшь төркемнәренә керүче кешеләр катнашты.  

Халык арасында анкета чарасы уздыру – социологик тикшеренүләр үткәрүнең иң киң таралган төрләреннән берсе, һәм ул тормыш эшчәнлегенең төрле аспектлары буенча кулланучыларның нәрсәләргә өстенлек бирүләрен ачыклау максатында бик киң кулланыла. Анкета үткәргәндә, безнең дәүләт структурасы вәкилләре сатып алучылар белән якыннан аралаша, берочтан аларның кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы төрле сорауларына җаваплар бирә.  
Бу җәйге матур көндә республика башкаласында яшәүче респондентларыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре сорауларына бик теләп җавап бирде. Гомумән, Казан халкының сыйфатлы сәнәгать һәм азык-төлек товарларын куллану темасының бик нык борчуы аңлашылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International