Көн саен безнең һәркайсыбыз товар сатып алып яки теге яки бу хезмәт күрсәтүдән файдаланып, кулланучы ролендә булып ала. Өстәвенә көненә бер тапкыр гына да түгел әле.
Агымдагы елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге, халыкның сатып алына торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын ничек бәяләвен ачыклау йөзеннән, әлеге тема буенча анкета чарасы уздырды.
Чарада барлыгы 70 кеше катнашты.
Сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан күпчелегенең (88%ы) сыйфатсыз товарлар һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләргә әледән-әле юлыгып торуы ачыкланды.
Респондентлар фикеренчә, сыйфатсыз товарлар барыннан да элек түбәндәге төркемнәргә карый: “аяк киеме” (сорашып-белешүдә катнашучыларның 29 %ы сыйфатсыз аяк киеме сатып алган); “текстиль, тукыма яки трикотаж әйберләр” һәм “көнкүреш техникасы, элемтә чаралары, фото-видео аппаратура” (26шар %); “мех әйберләре” (22%), “парфюмерия-косметика продукциясе” (16%); төзелеш материаллары” һәм “көнкүреш мебеле” (15әр%); “көнкүреш химиясе товарлары” (13%); “азык-төлек товарлары” һәм “балалар өчен товарлар” (10ар%); “авыруларны профилактикалау һәм дәвалану өчен товарлар” (6%); “ювелир әйберләре” һәм “хайваннар һәм үсемлекләр” (2%).
“Сезнең үзегезгә яки гаиләгез әгъзаларына кайсы өлкәдә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелде?” дигән сорауга респондентларның яртысыннан күбесе (56%ы) коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсен атады. Шуннан соң – транспорт хезмәте күрсәтү, җәмәгать транспортын кертеп; көнкүреш хезмәтләре күрсәтү ((26%); элемтә хезмәтләре күрсәтү (24%); медицина хезмәтләре күрсәтү (18%); төзелеш (8%); җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү (6%), туристлык хезмәтләрен күрсәтү (5%); белем бирү хезмәтен күрсәтү (1%) өлкәләре билгеләп үтелде.
Тикшеренүдән күренгәнчә, респондентларның 42%ы сыйфатсыз товарларга (хезмәт күрсәтү) претензияләр куюда сатучыларның тупаслыгына; 37%ы әлеге мәсьәләләрнең кайвакыт закон нигезендә хәл ителүенә һәм нибары 21%ы сатучыларның (хезмәт күрсәтүчеләр) мондый очракларда профессиональлек һәм җаваплылык күрсәтүенә юлыккан.