Сабантуй – татарлар һәм башкортларның ел саен язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң билгеләп үтелә торган иң яраткан бәйрәме. Чын мәгънәсендә бөтен халыкның күңел ачу һәм бер үк вакытта спорт бәйрәме дә әле бу. Анда профессиональ спортчылар гына түгел, тамашачылар арасыннан да теләгендә булган һәркем катнаша ала.
2018 елның 16 июнендә Тәтеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар татарларның Сабантуй милли бәйрәменә җыелды. Чарага рәсми кунаклар да чакырылган иде. Бәйрәм алдыннан район хакимияте, учреждениеләре һәм оешмалары ягыннан зур гына оештыру эше башкарылды. Оештыру комитетлары булдырылып, мәдәният-массакүләм һәм спорт чаралары исемлеге билгеләнде. Азык-төлек һәм сәнәгать товарларын сату буенча 135тән артыграк сәүдә ноктасы оештырылды. Бәйрәм сәүдәсендә Самара, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләрендә, Чуашстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә сату эшчәнлеге алып баручы хуҗалык итүче субъектлар һәм, әлбәттә инде, хосусый эшмәкәрләр, оешмалар катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгече закон нигезендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны чикләү буенча дежур тору үткәрде. Кызыкынулы сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр бирелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсы бик кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар ирештергән өчен хезмәткәребезгә җылы рәхмәт сүзләрен әйтеп калырга ашыкты.