2018 елның 26 июнендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, суд приставлары, “Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсенең территориаль органы, салым хезмәте, район үзәк хастахнәсенең накрология бүлеге вәкилләре һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, шулай ук «Татспиртпром» ААҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ вәкилләре катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Утырышта куллану базарында контрольлек итү һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итү максатыннан үткәрелә торган чаралар һәм хәмер базары өлкәсендә закон бозган өчен штрафлар түләтүнең барышы, “Халык контроле” мәгълүмат системасы (аның аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин) турында мәсьәләләр каралды. “Татарстанныкын сатып ал” акциясе кысаларында республикабызда җитештерелгән товарларны һәм җирле җитештерүчеләребез товарын халыкка таныту һәм сатуга ярдәм итү аерым игътибар үзәгенә алынды.