Актаныш районында – ведомствоара комиссия утырышы

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

2018 елның 26 июнендә Актаныш районында район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов, район муниципаль советы рәисе урынбасары И.Ш.Бариев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина һ.б. катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.  

2018 елның 5 аенда хәмер продукциясе сатуга анализ ясаудан күренгәнчә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда хәмер сату күләме 4%ка кимегән. Хәмерне легаль төстә ваклап сату күләме кимүгә, һичшиксез, продукциянең легаль булмаган әйләнеше дә зур йогынты ясый.

Контрольлек итүче барлык органнарга Актаныш районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау эшен дәвам иттерүне йөкләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International