Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат-аңлату эшчәнлеге кысаларында Казан шәһәре Совет районының 330 нчы балалар бакчасында булып кайтты.
Мәктәпкәчә балалар учреждениесе тәрбиячеләрен һәм хезмәт күрсәтү персоналын “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштыру дустанә җылы рухта узды, очрашуда катнашучыларның тормыш тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде, куллану базарында килеп чыгу ихтималы булган низаглардан чыгу тәртибе аңлатылды.
Балалар бакчасы мөдире А.А.Камалова учреждение хезмәткәрләренең мондый очрашуларны ешрак үткәрү тәкъдименә теләктәшлек белдерү генә түгел, бәлки әле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләрен тагын бер тапкыр: быелның сентябрь аенда, мәктәпкәчә балалар учреждениесенең бөтен коллективы җәйге яллардан соң җыелышып беткәч, килергә чакырды.