Үз хокукларыгызны белегез һәм яклагыз!

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы сыйфатсыз товарлар сатып алуга яки сыйфат стандартларына туры килмәгән хезмәт күрсәтүләр алуга бәйле мәсьәләләрне хәл кылуда халыкка ярдәм итү буенча төрле мәгълүмати акцияләр үткәрүне дәвам итә.

Агымдагы елның 22 июнендә Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Эдельвейс» һәм «Агроторг» сәүдә челтәре кибетләрендә булып кайтты. Белгечләребез барлыгы 10 кибеткә барып, сәүдә нокталары киштәләрендә һәм мәгълүмати “стойка”ларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган 500гә якын буклет калдырды.

Мәгълүмат акциясе белән беррәттән, аңлату характерындагы әңгәмәләр дә үткәрелде: сатып алучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясе хезмәткәрләренең киштә- өстәлләргә басма продукция тезүен күрүгә, белгеләребез янына килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә ашыкты.

Әйтергә кирәк, мондый әңгәмәләр бик төптән уйлап кына сүзеңне әйтү, теге яки бу фикергә килүне таләп итә, чөнки кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе –  куллану базарында килеп чыгу ихтималы булган бик күп нечкәлекләргә бәйле четерекле өлкә. Алар – бик индивидуаль, шуңа күрә тәфсилләп өйрәнү һәм аңлауны таләп итә.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең фикерләренә караганда, кулланучыларга мондый акцияләр бик кирәк. Ә без, үз чиратыбызда, кулланучыларга, үз хокукларыгызны белегез һәм яклагыз, дип һаман саен кабатлап тору ягында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International