Әгерҗе районында ведомствоара комиссия утырышы булды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 июнендә район башкарма комитеты җитәкчесе А.С.Авдеев һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Кукушкина катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

2018 елның 5 аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә 10 закон бозу очрагы ачыкланган (2017 елда – 11).

Гамәлдәге законнарны бозуның түбәндәге фактлары билгеләнгән:

- алкогольле продукцияне лицензиясез сатуның 1 факты;

- сыраны закон нигезендә тыелган вакытта сатуның 2 факты;

- “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция әйләнешенең 3 факты;

- 5 литрлы канистрларда спиртлы продукция ташуның 2 факты;

-  ЕГАИС системасында алкогольле продукцияне учетка алуның билгеләнгән тәртибен бозуның 1 факты;

- №12 формасы буенча  “Росалкогольрегулирование”гә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату буенча декларация тапшырмауның 1 факты.

Барлыгы 46,9 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган (2017 елда – 2153 л). 2018 елда полиция органнарыннан гражданнарның спиртлы продукция ташу фактлары буенча 4 административ материал кергән.

Җирле җитештерүченең хәмер продукциясен сату күләме кимүгә юл куймау максатыннан чыгып, атна саен башкарма комитет вәкилләре, “Алкоторг” ҖЧҖ сәүдә вәкиле белән берлектә сәүдә объектларына алкогольле продукция ассортиментын барлау, проблемаларның чишелешен табу максатыннан мониторинг үткәрү турында карар кабул ителде. Контрольлек итүче барлык органнарга алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау эшен дәвам иттерергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International