Менделеев районында – координация советы

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 июнендә Менделеев районында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров, Чаллы территориаль органы кураторы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары  Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов һ.б. катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Утырышта алкогольле продукцияне сату йомгаклары, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган закон бозу очраклары, 2018 елның маенда алкогольле продукция сатуның кимү сәбәпләре турында мәсьәләләр каралды.

Очрашу ахырында алкогольле продукция сату күләме кимүгә һәм ЕГАИС  системасында алкогольле продукция сатуның учетын алып баруда закон бозуларга юл куймау турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International