Тәтеш районында ведомствоара комиссия эше

2018 елның 29 июне, җомга

Җәйге яллар чорына карамастан, муниципаль районнарда Ведомствоара комиссияләрнең планда каралган эшләре дәвам итә.

2018 елның 20 июнендә башкарма комитет җитәкчесе рәисе А.Б.Семенычев рәислегендә Тәтеш районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлеге хезмәткәре, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Комиссиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- агымдагы елның 5 аенда район территориясендә алкогольле продукцияне сату йомгаклары һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар;

- алкогольле продукцияне ваклап сату хокукы биргән лицензиягә ия булучы сәүдә объектлары санының кимүе;

- районда яшәүчеләргә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше турында Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы) аша мөрәҗәгатьләр тапшыру мөмкинлеге турында күбрәк мәгълүматлар бирү зарурилыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International