2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.А.Ильясов рәислегендә Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков, муниципаль район башкарма комитетының территорияләрне үстерү бүлеге начальнигы Ф.В.Вәлиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы, Мөслим район үзәк хастаханәсе баш табибы, авыл җирлекләре башлыклары, «Магнит», «Пятерочка», «РусАлко» челтәрләре кибетләре, шулай ук районда алкогольле продукция сатучы сәүдә оешмалары, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Луч» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Ришат Фәргат улы үзенең чыгышында 2018 елның 5 аенда Мөслим районында 10,1 мең дал күләмендә хәмер продукциясе сатылганлыгын билгеләп үтте. Бу – узган елдагыга карата 100%. Татарстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен ваклап сату күләме 7,5 мең дал (узган елдагы белән чагыштырганда – 99%) тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Бәдретинов районның хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарының 2018 елның 5 аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча берлектә эшләвенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәлеге булганлыгы турында сөйләп үтте. Ул шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре турында да хәбәр итте.
Хастаханәнең баш табибы Р.А.Морзаханов исә утырышта катнашкан барча кешене 2018 елның 5 ае йомгаклары буенча Мөслим муниципаль районы территориясендә хәмердән агулану очраклары белән таныштырды. Моннан тыш ул суррогат спиртлы сыекчаларның кешеләрнең сәламәтлеге һәм эшкә сәләтенә йогынтысын аңлатты.
Ике авыл җирлеге башлыгы алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау эше, алкогольле продукция сату буенча закон бозуларны кисәтү һәм үз җирлекләре территориясендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау эше турында сөйләде.
Утырышта барлык органнарга Мөслим районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эшен дәвам иттерү зарурилыгы турында карар кабул ителде.